16+

Чемпионаттан соң Казанны Казахстаннан аерачаклар

Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган пресс конференциядә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов халыкара спорт чараларының Татарстан икътисадына йогынтысы, инвестицион потенциаллар турында сөйләде.

«Тиз үзгәрә торган тормышта яшибез. Яңа технологияләр үзләштерү Универсиада вакытында таксистларны, табибларны инглизчә аңларга өндәү, урамнарда кешеләрне тәмәке тартмаска, төкермәскә өйрәтү максат иде. Чемпионаттан соң да яңа кагыйдәләр барлыкка килер. Ничек кенә булмасын футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң кая гына барсагыз да Татарстанның  нинди республика икәнен аңлатып торасы булмаячак. Казанны Казахсатаннан  аерачаклар», – диде Айрат Фәррахов.    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading