16+

Чи ризык ашаучы блогерның улы хәлсезлектән үлгән

Сочида баласы хәлсезлектән үлгән ир-ат фаҗигадә хатыны җаваплы дип белдерә, дип яза РИА Новости.

Сочида баласы хәлсезлектән үлгән ир-ат фаҗигадә хатыны җаваплы дип белдерә, дип яза РИА Новости.

«Сорау алу вакытында ир улының үлемендә хатынын гаепләде», дип яза агентлык.

19 мартта суд ике айга сабыйның әтисен кулга алган. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербургтан күченеп килгән 43 яшьлек кешегә һәм аның 33 яшьлек тормыш иптәшенә карата җинаять эше тикшерелә. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган, аның гамәлләре «Үтерү» маддәсенә туры килә ди тикшерүчеләр.
Хокук сакчылары әлеге гаилә Вардане бистәсендә (Сочиның Лазарев районы) арендага алынган торакта яшәгән.

Тикшерү версиясе буенча, чи ризык ашаган һәм озак вакыт ашау-эчүдән баш тарткан гаепләнүче әлеге ысулларга яңа туган улын да җәлеп иткән.

8 мартта әти-әнисе баланы хастаханәгә алып килгән, сабый биредә вафат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading