16+

Чиләбедә “Татар кызы”н сайлыйлар

4 сентябрь көнне М. Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финал өлеше була.

4 сентябрь көнне М. Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финал өлеше була.

Конкурста җиңүче Бөтенроссия бәйгесендә Көньяк Урал вәкиле буларак катнашачак.

Төбәкнең төрле районнарыннан килгән 12 туташ, апрель аенда кастинг үткәннән соң, иң шәп татар кызы исеме өчен көрәшә. Чиләбе татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган бәйгедә гүзәл затлар өчен бик күп сынаулар әзерләнгән.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең финал өлеше чып-чын шоу булачак. Анда "Голос. Дети" проектының финал өлешенә чыккан яшь йолдыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading