16+

Чираттагы игътибарсызлык: ветераннарны баштүбән котлаганнар

Социаль челтәрләрдә чираттагы "әкәмәт" хәл турында гәп куерталар. Монысы игътибарсыз эчшеләр аркасында килеп чыккан. Сүз Җиңү көне уңаеннан Фатыйх Әмирхан урамына куелган элмә такта турында бара.

Элмә такта ике өлештән тора. Аның бер өлеше дөрес куелган, ә менә икенче өлешен киресенчә - баштүбән куйганнар. Күпчелек моны юмор белән кабул иткән. Ә менә җирле хакимият ничек кабул итәр - анысы билгесез. Әлбәттә, моның өчен баштан сыйпамаячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading