16+

Чиратыңны көт, балам

Соңгы биш елда балалар бакчаларында 31 меңнән артык яңа урын булдырылган. Балалар бакчалары төзелә тора, ләкин барыбер яслеләргә чират кимеми. Бүген Татарстанда 1 августка 2200дән артык сабый урын көтә.

Соңгы биш елда балалар бакчаларында 31 меңнән артык яңа урын булдырылган. Балалар бакчалары төзелә тора, ләкин барыбер яслеләргә чират кимеми. Бүген Татарстанда 1 августка 2200дән артык сабый урын көтә.

Президент Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә 2021 елга кадәр өч яшькәчә балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

Россия Хезмәт министрлыгы, яслегә чиратларны киметү өчен, өйдәге балалар бакчаларын күбәйтергә, профессиональ нянялар әзерләргә тәкъдим итә. Бу хакта федераль проект та әзерләнә, дип хәбәр итә «Известия». Проект буенча 2024 елга кадәр 150 мең няняны укытырга телиләр. Өйдә 9 мең балалар бакчасы булдыру күздә тотыла. Мондый бакчалар оештыру өчен хатын-кызларга 8 миллиард сум күләмендә махсус грантлар бирү дә планлаштырыла.

Өйдәге балалар бакчалары Татарстанда да бар. Дүрт балалы танышым Фәридә Казанда өч бүлмәле фатирында балалар бакчасы булдырды. Балалар бакчасында чират көтүче күршеләренең өч баласын да тәрбияли ул хәзер. Барысы да чын балалар бакчасындагы кебек. Вакытында ашыйлар, урамга саф һава суларга чыгалар, уйныйлар, йоклыйлар, дәресләрдә шөгыльләнәләр. Фәридә элек балалар бакчасында тәрбияче-логопед булып эшли иде. Шуңа да тәҗрибәсе җитәрлек. Әмма фатирындагы балалар бакчасы турында киң җәмәгатьчелеккә белгертәсе килми, бакчаны рәсмиләштермәгән дә. «Мәшәкате күп», – ди.

Рөстәм Миңнеханов та күп балалы гаиләләр базасында мәктәпкәчә белем бирүче гаилә төркемнәрен булдыруны актуаль дип саный. Әмма бу юнәлештә тәҗрибә булса да, мондый төркемнәр ачарга теләүчеләр төрле каршылыкларга очрый. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә Президент әниләргә теләктәшлек күрсәтергә кирәклеген дә белдерде. Республикада балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән «Демография» ведомствоара проекты да эшли. Проблеманы чишүнең төрле юллары тәкъдим ителсә дә, балалар бакчалары төзелеше иң мөһиме булып тора. Татарстанда алдагы ике елда 6 мең урынга исәпләнгән 29 яңа балалар бакчасын төзергә ниятлиләр.

Гомумроссия халык фронты вәкилләре исә, баланы тәрбияләгән өчен яшь ярымга кадәр бирелә торган дәүләт пособиесен сабыйга өч яшь тулганчы озайтырга кирәк, дип тәкъдим итә. Әле Борис Ельцин Президент булган заманда ук кабул ителгән закон нигезендә, яшь ярымнан өч яшькәчә сабыйларга дәүләттән компенсация каралган, тик ул бары 50 сумны тәшкил итә. Күпме вакыт узса да, бу сумма үзгәрешсез кала. Балалар бакчасында урын булмагач, әниләр балаларына хәтта дүрт яшь тулганчы өйдә утырырга мәҗбүр. Пособиене өч яшькә кадәр озайту балалы гаиләләргә зур ярдәм булыр иде дип саный Гомумроссия халык фронты вәкилләре.

Көзге сессиядә депутатлар балалар пособиесенә кагылышлы ике закон проектын карар дип планлаштырыла. Аларның берсе 14 яшькәчә балаларга пособиеләр билгеләү булса, икенчесе нәкъ менә сабыйларына балалар бакчасында урын булмаган әти-әниләргә дәүләт ярдәмен күздә тотачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading