16+

Чирмешән укытучылары үз укучыларына булыша

Укытучылар үз мәктәпләрендә укучы күп балалы, аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаилә балаларына ярдәм итәргә булдылар. Алар укучыларга үз хисапларыннан өлеш чыгаралар.

Әлеге хәйриячелек акциясен 1нче Чирмешән мәктәбе укытучылары башлап җибәргән. Педагоглар 17 укучыга азык-төлек пакетлары тапшырган. 

Әккәрәй мәктәбе укытучылары дистанцион укыту вакытында бик кирәк булган интернет чыгымнарын каплаганнар – 12 укучыга шул максатлар өчен акча күчергәннәр.

Иске Кади укытучылары 2 укучыга интернеттан файдаланган өчен түләүгә акча һәм азык-төлек пакеты биргәннәр.

Ульяновка авылыннан күп балалы Ивановлар һәм Утыз Имәннән Зыяковлар гаиләләре дә ярдәм алган.

Чирмешән лицеенда укучы 5 балага азык-төлек пакеты, 2 укучыга интернет өчен түләүгә акча биргәннәр. Иске Котыш һәм Кармыш мәктәпләре укытучылары да бу акциядән читтә калмады, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм иттеләр. 

Фото һәм чыганак: http://nashcheremshan.ru/
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading