16+

Чит ил паспорты булмаганнар өчен күңелле яңалык: Төркиягә Россия паспорты белән дә барып була!

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавуш оглы «Эн-ти-ви» телеканалына белдергәнчә, Төркия Россия туристларын эчке паспортлар буенча кабул итәргә әзер.

Чит ил паспорты булмаганнар өчен күңелле яңалык: Төркиягә Россия паспорты белән дә барып була!

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавуш оглы «Эн-ти-ви» телеканалына белдергәнчә, Төркия Россия туристларын эчке паспортлар буенча кабул итәргә әзер.

Әлеге уңайдан алар Россия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга җыена, шул ук вакытта үз илләре гражданнарына да шундый мөмкинлек каралуын тели алар, дип яза «Газета.Ru». Моның өчен аэропортларда шәхес таныклыгының эчке өлешен тикшерү буенча җиһазлар куела башлаган.
- Чит ил паспортыннан башка гына кабул итү турында сөйләшүләр ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бозылганчы ук каралырга тиеш иде. Хәзер сөйләшүне яңарту ниятләнелә, - дигән ул телеканал журналистына.


Төркия Росия туристлары иң күп ял итәргә йөргән ил булып тора. Әлеге ил белән үзара аңлашу булганнан соң, ил халкы кабат шунда күпләп оча башлады. Төркия мәдәният министры Авҗи сүзләренчә, быел алар тагын да күбрәк туристлар көтә. Министр 2017 елда туристлар санының артуы узган елгы югалтуларны тулыландырачак дип фаразлый.
Чгыштыру өчен: 2014 елның гыйнварында Төркиядә 51 мең Россия туристы булган, 2015 елда әлеге сан 21 меңгә калган. Туристлар санының күпләп төшүе 2016 елда күзәтелә. 2017 елның гыйнварында гына да Төркиягә 40 меңләп Россия туристы барган.


Фото: TourDom.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading