16+

Чит илдә ял иткәндә авырып китсәң, кая мөрәҗәгать итәргә?

Роспотребнадзор татарстанлыларга коронавируска кагылышлы киңәшләрен бирде.

Роспотребнадзор татарстанлыларга коронавируска кагылышлы киңәшләрен бирде.

ТР Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә дөньяның башка илләрендә ял иткән вакытта коронавирус билгеләре барлыкка килсә, нишләргә кирәклеге турында сөйләде. Беренчесе - җирле табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, сез ял иткән кунакханәдә табиблар бардыр.

"Бу иң кулай вариант, - дип билгеләде Авдонина. - Яки ресепшенда утыручы кунакханә хезмәткәрләре кая мөрәҗәгать итәргә киңәш итәчәкләр: йә бу ашыгыч ярдәм, йә якын-тирәдәге медицина оешмасы".

Гомумән алганда, ТР Россия Кулланучылар күзәтчелеге чит илгә чыгудан тыелырга киңәш итә. Иң яхшысы Татарстан чикләрендә ял итү, дип билгеләде Любовь Авдонина.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading