16+

Карантинда утыручыга гына түгел, аның белән бергә яшәүчегә дә больничный түләнә

Больничныйны гражданнар онлайн форматта Социаль иминият фонды сайтында рәсмиләштерә ала.

Больничныйны гражданнар онлайн форматта Социаль иминият фонды сайтында рәсмиләштерә ала.

Чит илдән кайтып карантинда утыручының үзенә генә түгел, аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына да больничный түләнә. Моны раслар өчен хатыны яки ире белән язылышу турындагы загс белешмәсе йә булмаса фатирда теркәлгән булуны күрсәтергә кирәк.

Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинант Закиров матбугат очрашуында карантинда утыручыларга больничный түләү тәртибе турында сөйләде.

Больничныйны гражданнар онлайн форматта Социаль иминият фонды сайтында рәсмиләштерә ала, шәхси кабинетта электрон гариза язарга кирәк була. Анда сез чит илдән кайтуыгызны раслый торган документ күчермәсен дә күрсәтергә тиеш, ул чит ил паспортының кайсы илдән кайтканын күрсәткән штамплы бите булырга мөмкин.

Штампта датасы начар күренсә авиабилетны күрсәтәсез. Больничныйны чит илдән кайткан көнне үк рәсмиләштерәләр. Эшкә яраксызлык кәгазен Казанның 18 сырхауханәсендә дә алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading