16+

Чит илгә чыгармау – иң үтемле чара

Лениногорск районында суд карары нигезендә, газ станциясе янында тиешсез төзелгән дип, хуҗасына автомобиль өчен запчастьлар сату кибетен сүтәргә кушкан булганнар.

Лениногорск районында суд карары нигезендә, газ станциясе янында тиешсез төзелгән дип, хуҗасына автомобиль өчен запчастьлар сату кибетен сүтәргә кушкан булганнар.

Әмма ир-ат бу таләпне үтәргә ашыкмаган. Суд приставлары аңа карата чара кулланганнар, чил илгә чыгуны чикләгәннәр. Бары шуннан соң гына шәхси эшмәкәр кибетен сүткән, дип хәбәр итә Татарстанның суд приставы матбугат үзәге.

Суд приставлары әйтүенчә, физик затларга килгәндә, иң нәтиҗәле чара – чит илгә чыгуны чикләү. Шулай ук электрон ысул аша исәп счетларыннан акча тотып калу, милек белән бәйле чикләүләр дә үтемле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading