Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 9 октябрьдә "Джазовая Казань" дигән III Халыкара фестиваль ачыла.
Анда Италия, Чили, Америка музыкантлары чыгыш ясый. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Александр Маклыгин әйтүенчә, соңгы елларда филармония джаз үсешенә зур игътибар бирә. Америкадан дөньяның иң яхшы джаз музыкантлары киләчәк. Фестиваль кысаларында филармониянең джаз оркестры да чыгыш ясарга җыена. Аның дирижеры Анатолий Василевский узган гасырның 60 нчы елларында үзенең Казанга килгән елларын искә төшереп алды. Ул чакта һә югары уку йортында джаз оркестрлары оештырылган. Тора - бара ул юкка чыкты. Без элекке традицияләрне дәвам итәбез. Безгә чит ил музыкантлары килү зур мәктәп. Алар белән бергә уйнау үзебезгә дә кызык, - ди ул.
- Мәдәният министрлыгы тарафыннан ярдәм булмаса, без шундый фестивальләр оештыра алмас идек, ди филармония директоры Кадим Нуруллин. Шундый зур фестивальләр үткәрергә, концертлар оештырырга үзләрендәге залның кечкенә булуын әйтеп узды.
Әлеге фестивальгә билетлар 300 сумнан 1200 сумга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар