16+

Чит кеше чәче бәхет китерәме?

Хәзер озын чәчле булырга теләгәннәр өчен чәчне үстереп интегеп торасы да юк. Кирәк булса, сатып аласың да салонга барып үз чәчең төсле итеп "үстертәсең".

Хәзер озын чәчле булырга теләгәннәр өчен чәчне үстереп интегеп торасы да юк. Кирәк булса, сатып аласың да салонга барып үз чәчең төсле итеп "үстертәсең".

Чаллыда шулай үзенең прическасын үзгәртергә теләүче хатын-кыз интернетта чәч сату турындагы белдерүне күргәннән соң, күрсәтелгән номерга шатыраткан һәм сатып алырга теләве турында әйткән. Вакыт кичке сигезләр тирәсе булганлыктан, сатучы акчаны катага күчерергә, ә чәчне почта аша җибәрергә вәгъдә иткән. Чәчле буласы килгән хатын-кыз аңа ышанып, 7050 сум акчасын сатучының счетына күчереп тә куйган. Көтелгән чәч килеп җитмәгәч, хатын-кыз телефон номерына шалтыратып караган, ә ул сүндерелгән булган. Шулай итеп ул хатын-кыз чәчсез дә акчасыз да калган, дип яза "Челниниские известия". Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading