16+

Чит төбәкләрдә яшәүче балалар Татарстан белән таныша

Шимбә көнне бер төркем Самара мәктәп укучылары Казанга кунакка килде. Алар бер көн дәвамында Татарстан башкаласы, татарларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты.

Шимбә көнне бер төркем Самара мәктәп укучылары Казанга кунакка килде. Алар бер көн дәвамында Татарстан башкаласы, татарларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты.

«Белем вагоны» дигән проект кысаларында, Татарстанның күрше төбәкләреннән балаларны кунакка чакыралар. Бу юлы республикабызга 270 мәктәп укучысы поездга утырып килгән. Укучылар Шүрәле, Батыр, Кыш бабай, Сөембикә кебек Татарстанның иң данлыклы әкият персонажлары белән очрашты, чәк-чәк кебек милли ризыклардан авыз итте. Соңыннан Казанның иң матур урыннарына сәяхәт кылды. Кайбер төркемнәр Иннополис белән Зөя утрау-шәһәрчегендә дә булырга өлгерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading