16+

Чит төбәктәге милләттәшләребезгә ярдәмлек әзерләгәннәр

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 2016 елда "Киләчәк буыннарны тәрбияләүдә мәдәни мирас. Гасырдан гасырга" исемле проект башлап җибәргән. Аның нигезендә күрсәтмә әсбаплар комплекты эшләнгән. Аңа халкыбызның атаклы әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең портретлары һәм татар халкының көнкүрешен, бәйрәмнәрен, киемнәрен сурәтләгән репродукцияләр тупланган. Тышыннан ук кыйммәтле булуы күренеп торган, ләкин рухи әһәмияте...

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 2016 елда "Киләчәк буыннарны тәрбияләүдә мәдәни мирас. Гасырдан гасырга" исемле проект башлап җибәргән. Аның нигезендә күрсәтмә әсбаплар комплекты эшләнгән. Аңа халкыбызның атаклы әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең портретлары һәм татар халкының көнкүрешен, бәйрәмнәрен, киемнәрен сурәтләгән репродукцияләр тупланган. Тышыннан ук кыйммәтле булуы күренеп торган, ләкин рухи әһәмияте...

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 2016 елда "Киләчәк буыннарны тәрбияләүдә мәдәни мирас. Гасырдан гасырга" исемле проект башлап җибәргән.

Аның нигезендә күрсәтмә әсбаплар комплекты эшләнгән. Аңа халкыбызның атаклы әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең портретлары һәм татар халкының көнкүрешен, бәйрәмнәрен, киемнәрен сурәтләгән репродукцияләр тупланган.

Тышыннан ук кыйммәтле булуы күренеп торган, ләкин рухи әһәмияте тагын да кыйммәтрәк зур бүләк республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен махсус эшләнгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елдагы исәп алуы буенча, Россиянең 34 төбәгендә 1189 белем бирү оешмаларында татар телендә укыталар. Бу сан эченә башлангыч сыйныфлар, татар телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәтүче мәктәпләр, милли-мәдәни автономияләр каршындагы якшәмбе мәктәпләре дә керә.

- Максатыбыз читтә яшәүче милләттәшләребезгә туган телебезне, мәдәниятыбызны саклап калырга ярдәм итү. Аларга, чит өлкәдәге татарларга, безгә караганда күпкә кыенрак. Ләкин шулай булса да, алар авырлыклар алдында баш имиләр, халкыбызны милләт буларак саклауга, туган телебезне яшәтүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Без чит төбәктәге балалар бакчаларын, мәктәпләрне әлеге комплект белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Ул әлегә 1000 данәдә. Кирәк булса, зарурилыгына карап, тиражны арттырырга да була, - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, мохтариятнең рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм комплектның бер дәнасен әлеге проектның идеясенең башында торган һәм эшенә ярдәм иткән язучы, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга бүләк итте.

Мәктәпләр бу портрет-рәсемнәрне матур рамкаларга куеп, үз диварларына элеп куйсалар, көн саен шуның яныннан узып йөргән бала Тукай, Такташны гына түгел, Абдулла Алиш, Фәнис Яруллинны һәм халкыбызның рәсемдәге 50 шәхесен дә таный башлаячак. Бик кызыксынучылары аларның әсәрләрен дә өйрәнәчәк. (Җитмәсә, аларның тормыш юлларына багышланган китапчык комплект эченә үк кергән.) Менә шулай итеп, тамчыдан күл җыелыр. Һәрхәлдә, бу эшнең башында торучылар моңа бик нык өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading