16+

Чүп эчендә бала мәете табылган

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге чүп эшкәртү комплексында яңа туган бала гәүдәсе табылган.

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге чүп эшкәртү комплексында яңа туган бала гәүдәсе табылган.

Тикшерүчеләр тиз арада баланың әнисе кем булуын да ачыклаган. “КП” язганча, 1995 елгы хатын-кыз иреннән аерылган, ике бала үстерә. Аның йөкле булуын беркем дә белмәгән. Үзе кошчылык фабрикасында эшли икән, баланы да эш урынында тапкан. Бу хәлне беркем дә күрмәгән, үзе әйтүенчә, бала үле туган. Шуңа да баланы пакетка төреп, чүп контейнерына ыргыткан. Ни өчен ашыгыч ярдәм чакырмавын, баланы чүплеккә ыргытуын ул аңлата алмаган. Үле туганмы-юкмы икәнен белү өчен, баланың гәүдәсен суд медицина экспертизасына җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading