16+

Чүпне – балконнан гына (+фото)

Җиңү Проспекты урамы, 212нче йортның бер подъезды төбендәге чүп савыты янында җәелеп яткан чүп-чарны күреп күпләр гаҗәпләнеп китә. Баксаң, аны өске каттан балконнан гына атканнар икән. Шуңа да күрәсең, ул чүплеккә эләгә алмый, янәшәсенә барып төшкән. Сөякләр, кәгазь, җыен чүп-чар, ашау калдыклары җәелеп ята торган урын кемнеңдер тәрәзә алды. Беренче...

Җиңү Проспекты урамы, 212нче йортның бер подъезды төбендәге чүп савыты янында җәелеп яткан чүп-чарны күреп күпләр гаҗәпләнеп китә. Баксаң, аны өске каттан балконнан гына атканнар икән. Шуңа да күрәсең, ул чүплеккә эләгә алмый, янәшәсенә барып төшкән. Сөякләр, кәгазь, җыен чүп-чар, ашау калдыклары җәелеп ята торган урын кемнеңдер тәрәзә алды. Беренче катта яшәүчеләр тырыша-тырыша биредә чәчәкләр утырткан, агачтан тегермән ясап куйган. Шунда ук ял итә торган эскәмия дә тора. Тик ул эскәмиягә утыручы гына юк бу арада. Чүп-чар җыелып яткан урында кемнең һава сулап утырасы килсен! Эскәмия янындагы ул чүплек савыты дигәне, дөреслектә гөлләр утырту өчен савыт булган. Әмма, ни өчендер халык аны чүплек савыты дип кабул итеп көнбагыш чүбе, тәмәке төпчеген шунда гына ташлый. Чүп өчен янәшәдә генә берничә адым ераклыкта махсус контейнерлар бар, ләбаса. Әмма, күпләр артык адым атларга иренеп чүбен әнә шунда калдыра. Кешеләр үзләре яшәгән йорт тирә-юненә, табигатькә карата игътибарлырак булса иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading