16+

Чулманда югалган балыкчыны 5 сәгать эзләгәннәр

Чулман елгасында югалган 70 яшьлек балыкчыны 5 сәгать дәвамында эзләгәннәр. 

Чулман елгасында югалган 70 яшьлек балыкчыны 5 сәгать дәвамында эзләгәннәр. 

Балыкчының югалуы турында коткаручыларга аның туганы хәбәр иткән. Ул абыйсының Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсенә янына Чулманга балык тотарга китүен сөйләгән. Балыкчы адашкан. Туңгач җәяү бара алмый башлаган. Кар да билдән яуган булган.

Коткаручылар югалган балыкчыны карда йөри торган машина ярдәмендә эзләп тапкан һәм яр буена алып килеп, туганнарына тапшырган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading