Чулпан Хамматованың электән характеры катлаулы булуы, бигрәк тә яшүсмер чорда үз-үзенә кул сала язып әти-әнисен хафага салуы турында да яза, "OK!" журналы.
- Мин дару төймәләре дә эчтем, үз-үземә кул салырга да тырышып карадым. Ә ни өчен алай эшләгәнемнең сәбәпләрен хәтерләмим, - ди актриса.
Чулпан үзе өч кыз үстерә, алар белән уртак тел табу якташыбызга шулай ук җиңелләрдән түгел. Ул психологиядән китаплар укып, үзенә файдалы якларын алып тормышта куллана икән.
- Юлия Гиппенрейтер китабын укыйм. Аннан балага һәрчак тыюны кулланмаска өйрәндем. Нәни балага иң биек таучыкка менәргә дә рөхсәт бирергә кирәк икән, ул аны үзенең зур җиңүе итеп кабул итәчәк, - ди бала тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тырышучы Чулпан Хамматова.
Комментарийлар