16+

Чулпан Җәлилова: “Әтием исемендәге самолетта очарга чакырдылар”

Бүген Казанда милли каһарман Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Быел искә алу чарасы үзенчәлекле форматта үтте. Бирегә татар халкының мәшһүр язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре килде.

Чарада Муса Җәлилнең Мәскәүдә яшәүче кызы Чулпан ханым да бар иде. Ул халыкка рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаганнан соң, Муса Җәлил исемендәге очкыч барлыгын әйтте. 

- Әтием исемендә лайнер барлыгын белү көтелмәгән яңалык булды. Безне гаиләбез белән шул самолетта Казанга очарга чакырдылар. Әтиемнең 1942 елда “Моабит дәфтәре”нә язган сүзләрен гел искә алам. “Үлемнән соң да тормыш бар. Әгәр ватаның өчен нидер эшләгән булсаң, бәлки синең хакта язарлар һәм портретларыңны да ясарлар”, - дип язган ул. Ләкин аңа багышлап портретлар гына түгел, хәтта зур һәм бик матур лайнер да ясаганнар, - дип күз яшьләре аша сөйләде Чулпан Җәлилова.
  
11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, Плетцензее төрмәсендәге гильотина астында өзелә. Чара ахырында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading