16+

Чыгарылыш кичәсе белән йолдызлар котлаячак

Быел коронавирус аркасында укулар да онлайн булды. БДИ да ирекле һәм менә чыгарылыш кичәләре дә үзенчәлекле узачак.

Быел коронавирус аркасында укулар да онлайн булды. БДИ да ирекле һәм менә чыгарылыш кичәләре дә үзенчәлекле узачак.

Бәйрәм көне 27 июньгә билгеләнгән. Барысы да гадәттәгечә анысы: танылган җырчылар, бәйгеләр, бүләкләр, тик барысы да – онлайн.  Дистанцион чыгарылыш кичәсе Вконтакте социаль челтәрендә узачак. Җырчыларны яшьләрнең мәнәфгатьләрен истә тотып сайлаганнар. Чыгыш ясаучылар арасында Баста, Тима Белорусских, Тимати һәм башка популяр җырчылар булачак дип көтелә. Алар бәйгеләрдә җиңгән кайбер чыгарылыш кичәсе укучыларын телефоннан шалтыратып та котлаячак.

Алып баручыларны да тавыш бирү ярдәмендә сайлап алганнар. Бәйрәм кичәсен Ида Галич, Владимир Маркони һәм Маруся алып барачак. Оештыручылар әлеге бүләк чыгарылыш сыйныф укучыларын сөендерер һәм офлайн-бәйрәм булмауны бераз йомшартыр дип ышана. Югары уку йортлары студентларын да онлайн чыгарылыш кичәләре көтә.

Фото архивтан

Быел җәмәгать транспортларында шоферлар аркасында 28 юл һәлакәте теркәлгән. Реклама Аларда 30 пассажир зыян күргән.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/avtobus-yrtchelr-tarafynnan-kylyngan-khokuk-bozular-kimemi

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading