16+

Чыгымнарны «акыллы машиналар» саный

Казанда яңа төзелгән күп фатирлы йортларга энергия чыганакларының күпме күләмдә тотылганлыгын хисаплап бара торган акыллы приборлар урнаштырыла.

Чыгымнарны «акыллы машиналар» саный

Казанда яңа төзелгән күп фатирлы йортларга энергия чыганакларының күпме күләмдә тотылганлыгын хисаплап бара торган акыллы приборлар урнаштырыла.

- Идарәче компанияләр хезмәткәрләре фатирларга килмичә дә,  энергия чыганакларының күпме кулланылганлыгын шул “акыллы машиналар” аша белә ала. Гомүм йорт ихтияҗлары (ОДН) йорттагы төп хисаплагыч күрсәткеченнән чыгарыла һәм фатирларга бүленә.

Йорттагы бурычлылар түләүләрен, шулай ук аларның ОДН өлешен башкаларга бүлеп түләттерү закон нигезендә тыелган. Йортта җылылыкны һава торышына карап үзкөйләгеч аппаратның (узел) төгәл эшләве, белгечләрнең әлеге техник җиһазны даими карап-көйләп торуы зарур. Әгәр бу узел дөрес эшләмәсә, аның бернинди дә файдасы юк,-дип аңлатты “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” рәисе Михаил Застела.
Үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романов сөйләгәнчә, кешеләр күбесенчә торак-коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән түләүләрнең дөреслегенә шикләнеп мөрәҗәгать итә. Торак милекчеләре ширкатьләренең һәм торак-төзелеш кооперативларының карарларына ризасызлык белдерүчеләр дә шактый.

- ”Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатында торак-коммуналь тармак һөнәрләре буенча ярышларны оештыруда катнашу безнең өчен зур вакыйга-истәлек булды, - диде Дмитрий Романов.
Михаил Застела белән Дмитрий Романов халыкны торак-коммуналь тармакка кагылышлы норматив документларны өйрәнеп барырга чакырды. Җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге бушлай оештыра торган курсларда һәм конференцияләрдә катнашу да коммуналь белемне арттыру ягыннан файдалы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading