16+

«Чын командир иде»: махсус операциядә Казан артиллерия училищесын тәмамлаган хәрби һәлак булган

Ленар Еникеевка 38 яшь иде.

Ленар Еникеевка 38 яшь иде.

Ленар Еникеев тумышы белән Башкортстаннан булган.

Махсус операция вакытында Казан югары артиллерия команда училищесын тәмамлаган Ленар Еникеев вафат булган. Аның үлеме турында Башкортстан хакимияте хәбәр итте.

Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев сөйләвенчә, Ленар Еникиевка 38 яшь булган. Ул 2022 елның мартыннан бирле махсус операциядә катнашкан. 

- Чечня, Адыгей, Дагыстан, Төньяк Осетиядә хезмәт иткән. Батырлык ордены, Суворов исемендәге медаль белән бүләкләнгән, — дип билгеләп үтте Игдиев.

Моннан тыш, Ленар Еникеевны, үлгәннән соң, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләгәннәр. Аны Башкортстанда фидакарьлек һем батырлык өчен хәрби, граждан яки хезмет бурычын үтәүдә күрсәткән батырлык өчен тапшыралар. Бүләкне подполковникның әнисенә тапшырдылар.

- Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керде, теләге хәрби булу иде. Ул һәрвакыт үз эшенең остасы һәм чын командир иде. Үз шәхси составы белән оста җитәкчелек итте, әмма, кызганычка каршы, һәлак булды, — диде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Ленар Еникеев 2 октябрьдә вафат була. Аны Бүздәк авылында күмгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading