16+

Чын туңдырма нинди була?

Туңдырма сатып алганда, аның этикеткасын өйрәнегез. ГОСТ таләпләре буенча, туңдырма сөт яки каймактан, табигый ароматизаторлар, стабилизаторлар, сыер мае һәм күкәйдән торырга тиеш.

Туңдырма сатып алганда, аның этикеткасын өйрәнегез. ГОСТ таләпләре буенча, туңдырма сөт яки каймактан, табигый ароматизаторлар, стабилизаторлар, сыер мае һәм күкәйдән торырга тиеш.

Баллы продуктка Е100, Е101, Е102, Е104, Е110, Е120, Е122, Е124, Е132, Е133, Е140, Е141, Е142, Е150, Е160а, Е160b, Е162, Е163 кебек ризык буягычлар да кушылырга мөмкин. Туңдырма сайлаганда, аның майлылыгына да карагыз. Алар процентларда күрсәтелә. Сөтле туңдырмада ул 7,5 проценттан артмаска;

атланмайлыда – 8,0-11,5 процент, пломбирда 12,0-20,0 процент булырга тиеш. Туңдырманың яраклылык вакыты ике атнадан бер елга кадәр була. Бу аның составындагы ингредиентлар белән бәйле. Әмма шунысы да бар: аларны саклау идеаль шартларда булырга тиеш. Ә менә аны берничек тә тикшереп булмый. Шуңа да күптән түгел генә эшләнгән продукт сайлагыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading