16+

«Чыннан да, кемгә бәйрәм, кемгә хәйран»: Сабантуйдан канәгатьсезлек

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина бүгенге Сабантуйлар турындагы фикерләре белән инстаграм сәхифәсендә бүлешкән.

«Чыннан да, кемгә бәйрәм, кемгә хәйран»: Сабантуйдан канәгатьсезлек

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина бүгенге Сабантуйлар турындагы фикерләре белән инстаграм сәхифәсендә бүлешкән.

«Хәерле иртә, җәмәгать! Сабантуйга «тере коридор» ясарга бардыгызмы?! Конгресс кунакларын каршы алдыгызмы?

Авыл (хезмәт) кешесе өчен Сабантуй бәйрәмме ул?!

Милли бәйрәм халыкныкы булырга тиеш шикелле?!

Югарыдан килгән кунакларны каршы алу өчен атна буе репетиция, алар килеп табынга утыргач, «Уффф, Аллаһка шөкер, котылдык", - дип өйләргә таралу түгел!

Показуха һәм «тәлинкә тоту»дан туктатып торган иде узган ел.

Милли бәйрәмебез котлымы, корТлымы булсын дип язасым килми, нишләптер», — дигән ул.

Миләүшә Сибгатуллина Харрас Әюповның шигыреннән өзек тә урнаштырган. Шигырьнең хештегын #ялГаннарда Сабантуйлар гөрли дип куйган.

Яланнарда Сабантуйлар гөрли!

Яшь егетләр сыза гармунын.

Уйнаклатып җилләр алып китә,

Еракларга гармуннар моңын.

Инстачылар да Миләүшә белән килешкәннәр.

«Чыннан да, кемгә бәйрәм, кемгә хәйран»;

«Иген игүче, көнне төнгә ялгап ипи үстерүчене, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә кирәк бигрәк тә Сабантуйда»;

«Без бәләкәй чакта, әниләр тегеп биргән күлмәк белән шатланып, сикергәләп йөргән вакытта почет бар иде әле авыл эшчәннәренә. Сарык суеп, яланнарга матур итеп табын корып сыйлыйлар иде, бүләк өләшәләр иде. Хәзер исем өчен акчаны кесәләренә салырга гына үткәрәләр олы абзыйлар»;

«Нәкь шулай. Авыл тормышына бер катнашы булмаганнарга баш ияләр. Эшчән халык бөтенләй икенче планда кала, ничек йөрәк әрнемәсен», — дип калдырганнар комментарийларны.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес сузлэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИКТЭ АКЫЛЛЫ СУЗЛЭР, АРИСЛАР ДА АКСА СКСА ДИП КЕНЭ ТОРА,КАЯ КУБРЭК ТУЛИЛЭР ДИП,УЛ АКЧАНЫ АВЫЛЫНДАГЫ ЯЛГЫЗ КАРТ КОРЫГА ,ФЭКИРЬЛЭРЛЭ БИРСЭ СОН ,,

      Мөһим

      loading