16+

Микродулкынлы мичләрегезне ешрак юыгыз!

Испания галимнәре көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында кулланыла торган микродулкынлы мичләрдәге микроорганизмнарны өйрәнгән.

Испания галимнәре көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында кулланыла торган микродулкынлы мичләрдәге микроорганизмнарны өйрәнгән.

Безнең аш бүлмәләрендәге җиһазларда бактерияләрнең 700 дән артык төре яшәве ачыкланган. Җәмәгать урыннарында (офисларда, рестораннарда, тиз туклану урыннарында) микроорганизмнар җыелмасы тагын да баерак һәм төрлерәк булып чыккан. Бар микродулкынлы мичләрдә сәламәтлек өчен куркыныч Klebsiella, Enterococus һәм Aeromonas табылган. Әгәр дә әлеге бактерияләр җылытыла торган азыкка еш эләксә, бу җитди агулануга китерергә мөмкин.

Нишләргә? Әлбәттә, микродулкынлы мичләрнең өслеген сөртеп торырга, шул исәптән ишекләрендәге резин тыгызлагычлар турында да онытмаска. Ике атнага бер тапкыр булса да, җиһазны дезинфекцияләргә кирәк.

Шул ук вакытта әлеге җиһазлар белән бәйле күп кенә мифлар чынлыкка туры килми. Микродулкынлы мичләрдәге дулкыннар азык-төлеккә дә, кеше организмына да берничек тә йогынты ясамый, дип билгелиләр Роспотребнадзор вәкилләре. Ягъни алар радиоактив түгел һәм кешегә зарар китерә алмый. Бу рәвешле җылытылган азык канцерогенлы була алмый, дулкыннар ризыкның структурасын берничек тә үзгәртми.

Күпләр микродулкынлы нурланыш кеше өчен куркыныч, дип саный. Ләкин югарыда билгеләп үтелгәнчә, хәзерге фәнни мәгълүматларга караганда, микродулкыннар кеше өчен зарарлы түгел. Ул гына да түгел, прибор эшләгән вакытта алар бары тик мич эчендә генә кала. Аның ишеге экранлаштырылган, ягъни дулкыннарның “чыгу” мөмкинлеген йота торган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading