16+

Чираттагы финанс пирамидасының эшчәнлеге туктатылды

Йөз миллион долларга мошенниклыкта шикләнәләр.

Йөз миллион долларга мошенниклыкта шикләнәләр.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре йөзләрчә миллион долларлык мошенниклыкта шикләнелгән  Sincere Systems Group компаниясенең төбәк челтәрләрен оештыручыларының эшчәнлеген туктатты. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

Аферистлар кешеләрне компания биржада уңышлы сәүдә итә дип ышандырганнар һәм инвестицияләргә алмашка аена 30 процентка кадәр керем вәгъдә иткәннәр. Ризалашкан кешеләрнең акчалары биржаларда уйнаучы мошенникларның акча янчыкларына киткән. Аларның берсе Украина белән бәйле һәм әлеге илнең Кораллы Көчләрен финанслый.

Криминаль схеманың фаразланган ике оештыручысы хәзер сак астында. Утыз кеше кирәкле тикшерү гамәлләре уздыру өчен полиция бүлекчәләренә китерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading