16+

COVID-19 тан вакцина ясатыр алдыннан кешегә нишләргә ярамый?

Россиядә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина уйлап табылды. Октябрь аенда аны халыкка ясый башларга планлаштыралар.

COVID-19 тан вакцина ясатыр алдыннан кешегә нишләргә ярамый?

Россиядә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина уйлап табылды. Октябрь аенда аны халыкка ясый башларга планлаштыралар.

Иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов әлеге вакцина ясау өчен кешегә нәрсә эшләргә ярамавын әйткән.

Аның сүзләренчә, вакцина ясатырга ниятләгән кеше сау-саламәт булырга һәм алкоголь кулланмаска тиеш. Тән температурасы 37 градус булганнар,соңгы тәүлектә спиртлы эчемлекләр кулланганнарга вакцина ясалмаячак. Чөнки бу очракта аның организмга ни рәвешле тәэсир итәчәге билгеле  түгел, ди табиб.

“Российская газета” хәбәр итүенчә, Владислав Жемчугов вакцина ясар алдыннан кимендә 10-12 сәгать алкоголь кулланмаска киңәш итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading