16+

COVIDның дельта-штаммы Россиягә кире әйләнеп кайтырга мөмкин

COVID-19ның дельта-штаммы Россиягә кире әйләнеп кайтырга мөмкин, чөнки аңа иммунитет акрынлап көчсезләнә. Бу хакта Роспотребнадзорның фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов ТАСС мәгьлүмат агентлыгына биргән әңгәмәмендә белдерде.

COVID-19ның дельта-штаммы Россиягә кире әйләнеп кайтырга мөмкин, чөнки аңа иммунитет акрынлап көчсезләнә. Бу хакта Роспотребнадзорның фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов ТАСС мәгьлүмат агентлыгына биргән әңгәмәмендә белдерде.

"Коронавирус безгә яңа сюрпризлар әзерли дип уйлыйбыз һәм моны булдырмый кала алмыйбыз. Мәсәлән, "дельта" тулысынча юкка чыкмады, Россиядә ул әле дә теркәлә", - диде белгеч.
Эксперт аңлатканча, дөньяда "омикронга" һәм аның төрләренә иммунитет көчәя, шул ук вакытта "дельта" яки аның иярченнәре кире кайтырга мөмкин, чөнки мондый штаммнарга каршы кешеләрдә иммунитет кими.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 19 апрельдән 4 майга кадәр Россиядә дельта-штамма өлеше 0,5 дән 2 процентка кадәр арткан.

5 майда Хафизов Россиядә ковидның "стелс-омикрон" штаммасы таралу өлеше 90 процентка кадәр артты, диде. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков 8 майда хәбәр иткәнчә, Россиянең эре шәһәрләрендә коронавирус белән авыручыларның артуы күзәтелә, аның фаразлары буенча, май һәм июнь айларында ковид белән чирләү очраклары артуы дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading