16+

Дача участокларында нинди үләннәр үстергән өчен штрафлар каралган?

Нинди үләннәрне даими рәвештә йолкып торырга кирәк? Юрист җавап бирә.

Нинди үләннәрне даими рәвештә йолкып торырга кирәк? Юрист җавап бирә.

Россиядә дачаларда чүп үләннәре - тузганак, бөтнек һәм ромашка үстергән өчен штрафлар каралган. Алар балтырган һәм шайтан таягы белән беррәттән зарарлы үсемлекләр исемлегенә карый, дип ассызыклый юрист Татьяна Мацукова.

Гамәлдәге кануннар нигезендә, чүп үләннәрен йолкып атмаган кишәрлек хуҗаларына - 300 дән 500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 500 сумнан алып бер мең сумга кадәр, юридик затларга - биш меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф яный.

"Чүп үләннәре исемлеге РФ хөкүмәтенең 18.09.2020 елда чыгарылган 1482 номерлы карары белән билгеләнгән. Чүп үләннәре исәбенә, аерым алганда, Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, билчән, дару тузганагы, акчәчәк (ромашка), төрле төрдәге шайтан таяклары, амброзия керә", - дип белдерә Татьяна Мацукова РИА Новостига биргән әңгәмәсендә.
Чүп үләннәрен юк итмәүче кишәрлек хуҗаларының гамәлләре хокук бозуга керә.

Фото: http://baltaci.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомергэ эби бабайлар, ботнекне кулланганнар, хэзер ник ярамый сон

    Мөһим

    loading
    2
    X