16+

Данир Сабиров: "Хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә..."

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Эльбрус тавының югары ноктасына менгән.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Эльбрус тавының югары ноктасына менгән.

«УРА! Мин Эльбрус тавының очында! Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасы! Диңгез өстеннән 5642 метр биеклектә. Бу җиңүем җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагы да көчлерәк булу өчен миңа ул бик кирәк иде. Менгән чакта килгәнемә үкенгән мизгелләрем дә булды, хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә... Һава җитмәгәнлектән әле дә башым авырта  Кемнәр бу көннәрдә минем белән булган, минем өчен җан аткан - БАРЫГЫЗГА ДА ИХЛАСТАН РӘХМӘТ! Үзеңне үзең җиңә алу - ул иң зур җиңү! Алда тагы да зур җиңүләр көтсен! Барыбызны да  P.S. Әлеге вакытта сәхнәдән биегрәк бер җиргә дә күтәреләсе килми», -дип хәбәр итте ул безгә. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading