16+

Данис Шакиров: "Без – Россия халыклары арасында икенче урынны саклап калдык"

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров халык санын алу нәтиҗәләре белән таныштырды. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров халык санын алу нәтиҗәләре белән таныштырды. 

“Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның 31 декабренә без – Россия халыклары арасында икенче урынны саклап калдык. Бөтендөнья татар конгрессының экспертлар бәяләмәсе нигезендә, һәм шушы ун ел эчендә алып барылган эшчәнлеккә таянып әйтә алам, Россиядә татарларның саны – 5 млн. 500 мең. Ун ел эчендә Татарстанның да, татар халкының да абруе дөньякүләм дәрәҗәдә артты.

Әлеге халык санын алу пандемия чорында булды. 2010 елдагы саннарга күз салсак, 5 млн. 600 мең кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән булса, 2021 елның халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә 16 млн. 600 мең кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. Татарның санын шул саннарда эзләгез. Татарлар гына түгел, анда башка милләт вәкилләре дә бар. Мәкерле дошманыбыз ковид аркасында җанисәп ике тапкыр кичектерелде, нәтиҗәдә халык санын алуда бөтен кеше дә катнаша алмады. Монда мин төп сәбәпне ковид белән бәйлим”, - диде Данис Шакиров.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading