16+

Даруларны табиб билгеләнмичә кабул итмәгез

Бу хакта "Таттехмедфарм" генераль директоры Олег Акберов фикерен тыңлыйк. 

Бу хакта "Таттехмедфарм" генераль директоры Олег Акберов фикерен тыңлыйк. 

Табиб билгеләмичә генә, профилактика өчен дарулар кабул итү кирәк түгел. Бу очракта алар сәламәтлеккә зыян гына китерә. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә "Таттехмедфарма" башлыгы Олег Акберов сөйләде.
"Дару препаратларының билгеле бер химик составы бар, аларны контрольсез кабул итү организмга зыян китерергә мөмкин. Нәтиҗәләрне алга таба дәвалау моннан күпкә кыйммәткәрәк чыгачак ", - дип аңлатты белгеч.

Моннан тыш, препаратлар тәэсирендә кешегә дөрес диагноз кую җиңел булмаячак.
 "Кайвакыт кеше хастаханәгә үз-үзен дәвалаганнан соң мөрәҗәгать итә, 5-10 көнгә стационарга килә һәм табибларны "коралсыз" калдыра. Төрле дозировкаларда бөтен өйдәге даруларны кулланып карагач, аны алга таба ничек дәваларга кирәклеге дә аңлашылмый. Аны ничек коткарырга, бу - зур сорау. Яңа препаратлар сайлап алуга һәм консилиумнарга шактый вакыт китә, эш катлаулана ", - дип сөйли компания җитәкчесе.

Акберов ОРВИны профилактикалау ысулларын атады: сәламәт йокы һәм ял режимы, саф һавада йөрү, С витамины булган эчемлекләр.
Әңгәмәнең телевизион вариантын «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә (16 ) карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading