16+

Дәвалыйбыз дип. акчаларын «суырганнар»

Казанда шәхси клиникалар челтәре үз «клиентларын» гомуми суммасы 50 млн булган кредитларга батырган.

Казанда шәхси клиникалар челтәре үз «клиентларын» гомуми суммасы 50 млн булган кредитларга батырган.

Эш болайрак була. Баштан оператор кешеләргә шалтыратып, медицина хезмәтләрен бушлай үтәргә чакыра.

Ә тикшерү вакытында клиентларда, «коточкыч, җитди авырулар табыла». Чынлыкта, әлбәттә, аларның әсәре дә булмый. Шул вакыттан башлап алдакчы «табиблар» клиентларына ашыгыч рәвештә кыйммәтле дәвалану узарга кирәк дип басым ясый. Акча булмаса, борчылмагыз, янәсе, соңрак та (рассрочка) түли аласыз. Монда пациентлар иң югары процентлы кредит килешүләре имзалый башлый. 

Клиникалардагы тентү барышында полиция «булачак пациентларга» шалтырату өчен телефоннар һәм скриптлар тапкан. Дүрт оештыручыны тоткарлаганнар: берсе Украина гражданины һәм аның иптәшләре. Өчесен тикшерү изоляторына җибәргәннәр, дүртенчесе — өй аресты астында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading