16+

Давоста да Татарстанга файда бар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы безнең республиканың да сәяси-икътисади тормышын кыздырып җибәргән.

Давоста да Татарстанга файда бар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы безнең республиканың да сәяси-икътисади тормышын кыздырып җибәргән.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдән кайткач, резервларны барларга, ил Президенты Владимир Путин куйган бурычларны хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм фикерләр тупларга күрсәтмә бирде, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20-24 гыйнварларда Давоста халыкара икътисад форумында катнаша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясендә төбәк башлыкларыннан бердәнбер. Татарстан Президентының, халыкара икътисад форумы кысаларында, Төркия, Һиндстан һәм Франция компанияләре җитәкчелеге белән очрашулары планлаштырылган. Аларда банк, иминият, энергетика, нефть-химия һәм сәүдә өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр булачак.

Россия вазгыятендәге соңгы яңалыклар да игътибардан читтә калмады.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясенең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин финанслар һәм инновацияләр өлкәсендә бер-берсен яхшы аңлый. Үзмәшгульләр, салым режимы проектлары - моңа мисал. Татарстанда хәзер 60 мең үзмәшгуль теркәлде. Мишустин әфәнде Татарстанны яхшы белә. Әле ерак 2007 елда, мөгаен, инде ерак дип әйтеп буладыр, ул “Алабуга” үзгә икътисади зонасы язмышын хәл итүдә катнашты. “Алабуга” хәзер Россиядә  иң яхшы үзгә икътисади зоналарның берсе. Рөстәм Миңнеханов үзенең шәхси инстаграм аккаунтында Михаил Мишустинны Россия Премьер-министры итеп билгеләнүе белән котлады, - диде Лилия Галимова.

Татарстаннан Кырым Республикасына бензин җибәрү һәм Казаннан турыдан-туры поезд хәрәкәте кертү мәсьәләсе белән кызыксынып сорау бирдем.

- Кырым Республикасы делегациясенең Татарстанга  визиты вакытында Кырымга мотор ягулыгы җибәрү турында килешенүләр булды. Казаннан Кырымга турыдан-туры поезд хәрәкәте кую турында әлегә сөйләшүләр юк, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading