16+

#әдәбимарафон хэштегы саны 200 000 нән артып киткән!

ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегының саны 200 000 нән артып киткән! Бу турыда проектның оештыручылары хәбәр итә.

#әдәбимарафон хэштегы саны 200 000 нән артып киткән!

ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегының саны 200 000 нән артып киткән! Бу турыда проектның оештыручылары хәбәр итә.

Әлеге проект бу көннәрдә инде 19 нчы мәртәбә үткәрелә, анда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Беренче марафонда 2017 елда нибары 30 гына кеше катнашкан булган.
200 000 хэштег булу ни аңлата?! Бу ВКонтакте социаль челтәрендә төрле әдәби әсәрләрдән һәм шигырьләрдән татар телендә 200 меңнән артык файдалы һәм кызыклы өзек урнаштырылган дигәнне аңлата. Әлеге хэштеглар белән беррәттән язучыларның, шагыйрьләрнең фамилия-исемнәре язылган хэштеглар саны да арта дигән сүз. Мисал өчен, #ГабдуллаТукай хэштегы буенча 7,5 мең өзек табып алып укып була.
«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябреннән башлап оештырыла, анда һәр кварталның беренче 21 көнендә (1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июль (балалар өчен генә), 1-21 октябрь) катнашырга мөмкин. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү.
Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк. 
Быел әлеге проект Мәдәни инициативалар фонды (Фонд культурных инициатив, #Фондкультурныхинициатив) ярдәме белән оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading