16+

#Әдәбимарафон нәтиҗәсе: татарча китап укучы балалар саны бер елда 5 тапкыр арткан!

Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде (http://tat-i.net/tt/node/164). Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде (http://tat-i.net/tt/node/164). Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.

Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә, ә җәй аенда проектта бары тик мәктәп укучылары һәм I – III курс студентлары гына катнаша алалар. Бу җәй айларында үткәрелгән бәйгедә барлыгы 154 бала һәм яшүсмер катнашты. Чагыштыру өчен – узган елгы җәйге әдәби марафонда барлыгы 34 бала катнашкан иде, аларның 29-ы финалга чыкты. Ягъни, узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны 5 тапкыр диярлек арткан.

Сигезенче марафонда 154 марафончы арасыннан 125 китап укучы финалга чыкты һәм 22 нче август көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырылалар:

Казан шәһәре:

    Гарипова Амалия (II сыйныф);
    Гобәева Сөмбел Данияр кызы (II);
    Гомәрова Зарина Айдар кызы (VI);
    Зиннуров Зөлфәт Динар улы (II);
    Насреддинова Алинә (VII);
    Хакимова Рамилә (X);
    Халикова Исламия (VI);
    Халикова Хәнифә (III);
    Хисамиева Зилә Илнур кызы (II);
    Шамгулова Чулпан Илнур кызы (V)

Яр Чаллы шәһәре:

    Каһирова Кәдрия Илһам кызы (IV);
    Хафизов Фәнзил (III)

Актаныш районы:

    Хөрмәева Рузалия Мәхтүмьян кызы (X сыйныф);
    Хабибрахманова Алсу (IX);

Апас районы:

    Абдувәлиева Динара Шөхрәт кызы (XI);
    Афанасьева Настя Александр кызы (VI);
    Бәдртдинова Зилә Рәмис кызы (VII);
    Ваһапова Айгөл Фәнис кызы (VII);
    Вәлиева Камилә Рамил кызы (VI);
    Гайнетдинова Эльза Илдүс кызы (VII);
    Гафурова Диләрә (III);
    Дорофеева Ангелина Евгений кызы (V);
    Җаппарова Зилә Ильяс кызы (IV);
    Җәләлетдинова Адилә Илдар кызы (VII);
    Зәйнетдинова Зилә Руслан кызы (IV);
    Зәкиева Ләйсән Илшат кызы (V);
    Кәлимуллина Илүзә Илнар кызы (VIII);
    Лотфуллина Ләйсән Марат кызы (VII);
    Мифтахова Эльвина Рөстәм кызы (VII);
    Мусин Ранис Рәмис улы (XI);
    Нуриева Диана Марат кызы (VI);
    Салахова Ландыш (III);
    Файзуллина Адилә Марсель кызы (IV);
    Хатыпова Камилә Руслан кызы (V);
    Шиһабиева Илүзә Илфат Кызы (VI);
    Яппарова Азалия Алмаз кызы (VII)

Арча районы:

    Арсаева Зөһрə (IX);
    Арсаева Чулпан (II курс);
    Гайфуллина Рузия Рашат кызы (VI);
    Гилмуллина Рәзинә (III курс);
    Әхмәдуллина Зәлия (VII);
    Зиннатова Виолетта (IX);
    Нигаматуллина Айсылу Мансур кызы (VIII);
    Сәгдуллина Айгөл Хаттаф кызы (VIII);
    Хөсәинов Раяз Раил улы (III);
    Шарбатова Аделя (VIII);
    Шәйхиева Айзирә Илдус кызы (VIII)

Балтач районы:

    Галиева Асылъяр Раузит кызы (II);
    Галимова Ралинә (VII);
    Ганиева Илсинә Икрам кызы (IX);
    Әхмәдиева Гөлназ (IX);
    Мифтахов Әнәс Фуат улы (III);
    Сабирҗанова Диана Руслан кызы (VI);
    Сабирҗанова Әдилә Руслан кызы (III)

Балык Бистәсе районы:

    Габҗәлилова Гүзәл (IX);
    Гыймадиев Ильяс (II);
    Зәйнуллина Азалия Марсель кызы (IV);
    Шәрәфеев Әмир Руслан улы (III)

Биектау районы:

    Фазылҗанова Ралинә (IV);
    Фәйзуллина Зәринә (VIII);
    Хаирова Рания Ринат кызы (V);
    Ялаков Айнур Камиль улы (VI)

Буа районы:

    Сәмитова Алинә Фаяз кызы (V)

Әгерҗе районы:

    Абдуллин Нурислам Рөстәм улы (III);
    Герасимова Айгөл (VII);
    Каюмов Марат Фәрит улы (VII);
    Каюмов Шамил Фәрит улы (IV);
    Нугманов Адель (IV);
    Сабирҗанова Сөмбел Әлфир кызы (IX);
    Шәймәрдәнова Ленара Илдар кызы (VII);
    Шәйхетдинова Сөмбел (IV)

Әлмәт районы:

    Кармышева Рания Руслан кызы (IV);
    Шәмсиев Рузәл (III)

Әтнә районы:

    Абдуллина Рәмзилә Илфат кызы (V);
    Вафина Зәлия (VIII);
    Садриева Зөһрә (V);
    Халикова Камилә (VIII);
    Шәвәлиева Чулпан (II)

Кукмара районы:

    Абдуллина Чулпан Атлас кызы (IV);
    Миргазизов Нияз (V);
    Сабитова Дилә (VI)

Лениногорск районы:

    Галимов Айдар (VII);
    Галяутдинова Айзилә (IV);
    Мустафина Алия (V);
    Рахманова Сөмбел Илһам кызы (V);
    Ситдыйков Илсаф (V)

Мамадыш районы:

    Насретдинова Ләйлә (VII)

Минзәлә районы:

    Сәлимов Нияз Азат улы (IX);
    Сәлимова Айназ Азат кызы (VI)

Мөслим районы:

    Шарифуллин Рафил (VI)

Норлат районы:

    Таһиров Илмир (VI)

Питрәч районы:

    Абдуллин Зөлфәт (IV);
    Абдуллин Мөслим (VII);
    Аскаров Булат Илнур улы (VII);
    Бадрутдинов Ренат (VII);
    Максимов Константин Алексеевич улы (VII);
    Мышкова Елизавета Дмитрий кызы (VII);
    Садыйкова Зәлинә (VII);
    Спичков Даниил Михаил улы (VII);
    Спичков Кирилл (IV);
    Харитонова Виолетта Сергей кызы (V);
    Хәсәнова Камилә Рафис кызы (VII);
    Шакиров Илзат Илфат улы (VII)

Саба районы:

    Дорогова Кәринә Алексей кызы (V);
    Зәкәрова Нәфисә Дамир кызы (VI);
    Мәннәнова Зәринә (VI);
    Мәрдәнова Азалия (VI);
    Мифтахова Азалия (VI);
    Шафикова Әдилә (V);
    Ярмиев Ралиф Рифнур улы (VIII);
    Ярмиева Фирүзә Рифнур кызы (II);
    Гарифуллина Сөмбел (X)

Тәтеш районы:

    Заһидуллина Алия (V)

Тукай районы:

    Арысланова Ильвина Ильнур кызы (V)

Түбән Кама районы:

    Вәлиева Самира (VII);
    Сәгъдиева Әлфинә (VIII)

Чирмешән районы:

    Мәссарова Гөлия Рәмис кызы (VII);
    Сальманова Венера (IX);
    Сөләйманов Ленар (X);
    Хәсәншина Алсинә (VIII)

Яңа Чишмә районы:

    Мусина Чулпан Марат кызы (II)

Яшел Үзән районы:

    Минуллина Алия (VIII);
    Сәйфетдинов Газиз Фәнис улы (VII);
    Харитонов Данил (VII).

Әлбәттә, катнашырга теләк белдергән һәркем дә уңышка ирешеп чыга алмый, бу юлы да 29 бала марафонны ахырына кадәр үтә - үзендә яхшы гадәт тәрбияли алмады. Кемдер ялкаулана, кемдер эшне тиешенчә башкарып чыкмау өчен төрле сәбәпләр таба. Ә кемнәрдер, киресенчә, максат куялар һәм, киртәләр булуына карамастан, уңышка ирешәләр. #әдәбимарафон проекты нәкъ менә шундый уңышка ирешә торган ныклы рухлы татар шәхесләрен тәрбияли.

Марафон җиде тапкыр Татарстан китап нәшрияты белән берлектә иңгә-иң үткәрелгән булса, сигезенче марафоннан башлап проектны Татарстан Язучылар берлеге үз канаты астына алды. Шуңа күрә, #әдәбимарафон хэштегы белән бергә, язмаларда оештыручыларның да хэштегларын күрергә була: #ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды. Моннан тыш китап укучылар әсәрнең исемен һәм аның авторын да хэштеглар белән тамгалыйлар (мәсәлән: #МусаҖәлил #АбдуллаАлиш һ.б.). Шул рәвешле, интернет челтәрендә язучыларның әсәрләреннән өзекләрне хәзер татар хәрефләре белән дөрес итеп язып хэштеглар буенча социаль челтәрләрдә дә эзләп табарга мөмкин.

Китап укучы балаларны һәм яшүсмерләрне тәбрикләргә тантанага күп санлы балалар язучылары киләчәк. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Шәрифуллина, Ленар Шәех, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Галимҗан Гыйльманов, Нәкыйп Каштанов, Алмаз Гыймадиев, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина һәм башка язучылар һәм шагыйрьләр булыр, дип көтелә.

Тантана 22 нче август көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 адресы буенча үткәреләчәк. Теркәлү 10:00 сәг. башлана, чара башлану вакыты – 11:00 сәгатьтә.

Чарага барлык журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен һәм телевидениене көтеп калабыз.

PS. Марафон әлегә республика күләмендә үткәрелде, әмма анда Россиянең һәм дөньяның теләсә кайсы төбәгендә яшәүче татарлар һәм башка милләт кешеләре катнаша алалар.

Проект турында тулырак мәгълүматны марафонның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә табып була: https://vk.com/adabimarathon.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бик шатбыз, балалар, сез дөрес юлны сайлагансыз! Белемле кеше меңне җиңәр ,-ди халык мәкале.

    Мөһим

    loading
    2
    X