16+

Декабрьдә һава торышы нинди булачак?

Республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак.

Республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак.

Декабрьдә температура фоны, метеорологлар фаразлары буенча, климат нормасыннан түбәнрәк булырга вәгъдә итә, дип яза “Казанские ведомости”. Шуның белән бергә Татарстанга башка бозлы яңгырлар килмәячәк һәм, гомумән, явым-төшем көтелми. Метеоролог, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, декабрьнең алдагы ункөнлегендә термометр баганасы күпьеллык климат нормасыннан дүрт градуска түбәнрәк төшәчәк. Бозлы яңгырлар Балканнан җылы циклонның чыгуы белән бәйле булды. Ул атмосферага җылы һава китерде. Шуннан соң яңгырлар ява башлады. Туфрак салкын булганлыктан, җиргә якынлашканда, тамчылар бозга әйләнделәр, дип аңлата ул. 

Шулай ук Татарстанга антициклон да йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә явым-төшемнәр аз булачак. "Гади итеп әйткәндә, безгә арктик һава килә, ә ул беркайчан да явым-төшем дә, боз яңгырлары да китерми", – дип билгеләп үткән профессор. Киләсе айда температура 9-10 градус салкын булыр дип көтелә

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X