16+

«Демография» илкүләм проекты кысаларында медицина оешмаларына 56,4 мең татарстанлы китерелгән

2021 елның 9 декабренә республиканың медицина оешмаларына 56,4 мең татарстанлы китерелгән

2021 елның 9 декабренә республиканың медицина оешмаларына 56,4 мең татарстанлы китерелгән

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Әгәр 2019 елда озак вакыт карау буенча хезмәтләр белән 1 638 татарстанлы колачланган булса (социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкәннәрнең 12 %), узган ел бу сан 3 682 җитте (16,1 %).

2021 елда «Өлкән буын» федераль проектында каралган күрсәткечләргә ирешү максатыннан,

- 3 161 кешене (эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләрнең һәм озак вакыт карауга мохтаҗ булган инвалидларның гомуми саныннан 16,6 %) озак вакыт карау хезмәте белән колачлау планлаштырыла;

- социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр белән 33 067 кешене (Татарстан Республикасында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның һәм инвалидларның гомуми саныннан 3,1 %) тәэмин итү планлаштырыла.

Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакыт карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аларның кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.

Агымдагы елның 15 июненнән республикада озак вакыт карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган, аңа карау буенча хезмәт күрсәтү керә. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм ешлыгы чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.

Озак вакыт карау системасының тагын бер мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләр арасында:

- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» программасы республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Шулай итеп, Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен 31 гаилә булдырылган;

- «Карау мәктәпләре» 2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында эшли. 2020 елда федераль бюджет акчасына җиһазлар: кече реабилитация чаралары, күрсәтмә материаллар, манекеннар һ. б. сатып алына. 2020 елда Карау мәктәпләрендә 1 791 кеше, 2021 елның 1 декабренә 2 221 татарстанлы белем алган;

- «Караучы» («Сиделка»). Технология 2019 елдан бирле дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла. 2019 елда 193 кеше хезмәт алды, 2020 елда – 775, 2021 елның 1 декабренә – 458 кеше.

2020 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. Узган ел инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 5 бүлек эшләсә, бүгенге көндә 13 бүлек, 36 төркем исәпләнә. 2020 елда бу хезмәтне 159 кеше алды, 2021 елның 1 декабренә хезмәт күрсәтүдә республиканың 937 кешесе тора.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында да каралган.

2019 елда медицина оешмаларына авыл җирлегеннән 36,6 мең кеше китерелгән булса, 2020 елда – 45,3 мең өлкән авыл кешесе. Агымдагы елга план – 60 373 кеше.

2021 елның 9 декабренә республиканың медицина оешмаларына 56,4 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән 37 317 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading