16+

Депутат хатын-кызлар бәйрәм бүләк итте

“Әкият” курчак театрында “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе уздыра торган хәйрия Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бу көнне бирегә Татарстанның төрле районнарыннан күп балалы һәм социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче 250 бала җыелган иде. Алар арасында шулай ук тәрбиягә алынган, талантлы, төрле конкурсларда җиңү яулаган малайлар һәм кызлар да бар иде.

Чыршы тирәсендә бәйрәм тамашасыннан соң балаларны «Щелкунчик» спектаклен карарга дәштеләр. Әлбәттә инде, бәйрәм бүләкләрсез дә булмады. Чыршы бәйрәменә кунакка килгән һәр балага татлы бүләкләр тапшырылды.
 
Әйтергә кирәк, депутат ханымнар уздыра торган әлеге бәйрәм быел дүртенче тапкыр оештырылды. Традиция буенча, Яңа ел алдыннан Татарстанда уза торган балалар өчен хәйрия чараларын да алар башлап җибәрде. Быел әлеге күркәм гадәтне районнар да күтәреп алган. Декабрьдә шәһәр һәм район советлары депутат хатын-кызлары оештырган мондый төр хәйрия чаралары һәр районда узачак.

Бәйрәм кунакларын Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова котлады.
Беренче яңа ел тамашасы һичшиксез Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары тарафыннан оештырыла. Быел да без “Әкият” курчак театрын сайладык, чөнки бу иң матур урыннарның берсе. Биредә балалар бик күп уңай эмоцияләр алыр дип өметләнәбез. Узган еллардан аермалы буларак, быел без хатын-кыз депутатлар уздырган проектларда уңышлы катнашкан балаларны дәштек. Без күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга игътибар бирдек, – диде Татьяна Ларионова.
Моннан тыш, ул Дәүләт Советында теләкләр чыршысы турында да әйтте. Елдагыча, депутатлар балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итәчәк.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading