16+

Депутатлар нинди машиналарда йөриячәк?

Дәүләт Думасы депутатлары 2023 елның сентябреннән "Москвич", Lada, Aurus автомобильләренә күчеп утырачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде.

Дәүләт Думасы депутатлары 2023 елның сентябреннән "Москвич", Lada, Aurus автомобильләренә күчеп утырачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде.

— Депутатлар "Москвич", Lada, Aurus автомобильләрен кулланачаклар дип килеште. Тиздән "Волга" автомобильләре чыгарыла башлаячак. Алар да кулланышта булачак, - диде Володин.

Дәүләт Думасы Рәисе сүзләренчә, хәзер сайлау округларында депутатлар өчен төрле маркалы автомобильләр арендага алына. Дәүләт Думасы рәисе үзе Aurus машинасында йөри, ә эштән тыш вакытта экономияле һәм ышанычлы "Москвич-3" руле артына утыра. 

— Депутатлар Президентыбыз Владимир Путин карарын хуплый, чөнки автомобиль җитештерүчеләребезгә дәүләт ярдәме кирәк. Мондый таяныч белән Россия компанияләре машина җитештереп чыгару эшен җайга салачак, - диде Володин.

Исегезгә төшерәбез, 3 августта Президент Владимир Путин барлык чиновниклар да Россия автомобильләрендә йөрергә тиешлеген билгеләп үтте. Узган елның декабрь ахырында ук яңа кроссовер Москвич-3 һәм электрокар Москвич-3е ваклап сатуга чыкты. Тагын ике автомобиль моделе — SUV һәм седан җитештерү планлаштырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading