16+

Депутатларның үз өстәл китабы бар

Кичә Чистай шәһәрендә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре "Татарстан командасы" гомумреспублика форумына җыелды. Форумның төп темасы - сайлаулар иде.

Кичә Чистай шәһәрендә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре "Татарстан командасы" гомумреспублика форумына җыелды. Форумның төп темасы - сайлаулар иде.

- Без монда VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларына нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген билгелиячәкбез. Аларны тәкъдимнәр, фикерләр белән баетасыбыз килә. Татарстанлылар сайлауга зур кызыксыну күрсәтә. Федераль үзәктә республика мәнфәгатьләрен кайгырту өчен безгә көчле, грамоталы, тәҗрибәле депутатлар кирәк. Гражданнарыбызның сәяси активлыгында шигем юк. Сайулауларга барып, үз сүзләрен әйтер алар, - диде "Бердәм Россия" республика бүлеге секретаре, Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук кандидатлар сентябрь башыннан ук оештырган иҗтимагый тыңлаулар барышында ишетелгән фикерләр белән уртаклашты. Биредә сүз сәламәтлекне саклау, торак-комуналь хезмәте һәм сәүдә өлкәсендә булган яңа законнар турында барды.

Татарстан кандидатларына эш планы язылган китап тапшырдылар. Иҗтимагый мобиль үзәкләр республиканың 300 торак пунктында 3000гә якын республика халкы мөрәҗәгатен туплаган иде. Әлеге китап шуннан гыйбарәт. Кандидатлар исеменнән китапны Александр Сидякин кабул итте.

- Бу VII чакырылыш Татарстан депутатларының өстәл китабы булачак, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading