17-19 октябрь көннәрендә Казан федераль университетында филолог һәм юристларны берләштерүче «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова хәбәр итте.
«Державин укулары», билгеле булганча, шагыйрьнең туган якларында бишенче тапкыр гына уздырыла. Моңарчы әлеге фәнни-гамәли конференция Мәскәүдә үткәрелгән. Быел да бу чара йөзләгән фән эшлеклеләрен, студентларны үзенә җыячак. Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов сөйләвенчә, география киңәя бара: быел Германия, Франция, Казахстан, Украинадан катнашучылар күп. Алар фәнни чыгышлар, түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыкларында очрашачак. Үзе үк әлеге конференцияләрнең беренчесендә катнашып чыгыш ясаган, хәзер Кельн шәһәренең административ суды судьясы Зина Штамп бу юлы лекцияләр укыячак. Быел XXI гасырдагы хокук үсеше һәм юридик белемнең нигезе булып Россиядәге социомәдәни һәм әхлакый традицияләр дигән тема үзәккә алынган. Конференция барышында экстремизм, сектантлык, цифрлы икътисад, дини һәм хокукый бәйләнешләр кебек темаларга да кызыклы чыгышлар тыңларга мөмкин. Бәхәс мәйданчыкларында үзмәшгульлек, салымнар, киләчәк һөнәрләре турында сөйләшү көтелә.
Чараны оештыручылар, гомумән, «Державин укулары»нда Казанны фән һәм мәдәни башкала буларак та тәкъдим итмәкчеләр. Фәнни темаларга аралашудан тыш, аларны әдәби-мәдәни очрашулар, музейларга сәяхәт тә көтә. Шулай ук Державинның Франциядән туганы Надин Грегори үзенең истәлекләре белән катнашачак.
Комментарийлар