16+

Диктант язу өчен теркәлү башланды

«Тоталь диктант-2018»дә катнашучылар өчен теркәлү башланды. Гаризаны һәр елны уза торган мәгариф чарасының рәсми порталында биреп була.

«Тоталь диктант-2018»дә катнашучылар өчен теркәлү башланды. Гаризаны һәр елны уза торган мәгариф чарасының рәсми порталында биреп була.

Диктант 14 апрельдә 75 илнең меңләгән шәһәрендә уза.
Сайтта Россия һәм чит ил шәһәрләрендә үзеңә җайлы мәйданны сайлап була.
Традицион мәйданнар булып, югары уку йортлары, мәктәп, китапханәләр санала. Шулай да быел диктантны кайбер почта бүлекчәләрендә һәм поездларда язып булачак.
Казанда диктантны шулай ук беренче тапкыр «Россия – минем тарихым» тарихи паркында язарга мөмкин булачак.

Әлмәттә диктантка балалар белән бергә килергә мөмкин. Зурлар диктант язганда, кечкенәләр белән аниматорлар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус пунктлар проектның рәсми сайты исемлегендә махсус билге белән билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading