16+

Дилә Нигъмәтуллина әни булырга җыена?

Җырчы иң зур бер сере белән уртаклашкан.

Җырчы иң зур бер сере белән уртаклашкан.

"Минем блог сезнең күбегез өчен бик якын. Аралашабыз, хәлгә керәбез, җиңүләр өчен сөенәбез... Сез миннән, мин сездән киңәш сорыйм. Блог алып баргач, тормышымдагы мөһим хәлләр белән уртаклашмый булдыра алмавымны аңлыйм. 10-11 еллар элек балалар йортына концерт белән баргач, башымда бер җитди уй барлыкка килде. Минем тәрбиягә бала аласым килде. Киләчәктә моңа киләсемне белдем...  Күп еллар аны күңелемдә йөрттем. Беркемгә дә әйтмәдем. Күптән түгел күптәнге хыялымны тормышка ашыру вакыты җитүен аңладым. Мин әле юл башында гына. Сезнең белән бу тема турында сөйләшәчәкмен. Ә хәзергә уңышлар теләгез" дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading