16+

Дилбәр Фәиз шатлыклы хәбәр җиткерде

“Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәиз күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Дилбәр Фәиз шатлыклы хәбәр җиткерде

“Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәиз күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

“Икенче тапкыр дәү әни булдым, Аллаһка шөкер. 9 июнь көнне кызым Акйолдыз кыз бала тапты. Беренче оныгым Гомәрем абый булды. Сабыйның авырлыгы - 3950 грамм. Бала Төркиядә туды, монда кайтып җитә алмадылар. Чөнки андагы табиб авырлы килеш самолетта очарга киңәш итмәгән. Төркиядә бездәге кебек бала тудыру йортында берничә көн тотмыйлар, бала табуга чыгаралар икән. Бездә палатага керергә рөхсәт итмәсәләр, анда кертәләр, ди. Артур белән Гомәр кызлар янына палатага кергән. Тиздән Казанга кайтачаклар, Аллаһы теләсә. Оныгыма Һәифә дигән исем кушарга ниятлиләр. Гарәп исеме ул, бик матур мәгънәгә ия”, - диде Дилбәр Фәиз.

Чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading