16+

Диспансер тикшерүенүе вакытында табылган яман шеш авыруының 71%ы 1-2нче стадиядә вакыта ачыкланган

Казанда диспансер медицина каравы дәвам итә. Киңкырлы профилактик тикшерү нәтиҗәсендә, быелның ун аенда 1181 онкологик авыру билгесе ачыкланган, 289 очракта яман шеш булуы расланган. - Быел 2047,4 мең кешегә медицина тикшерүе үткәрү планлаштырылды. Ун айда 145 мең 848 кеше колачланды, бу еллык планның 71,3 проценты,-дип таныштырды Казан шәһәре буенча сәламәтлек...

Казанда диспансер медицина каравы дәвам итә. Киңкырлы профилактик тикшерү нәтиҗәсендә, быелның ун аенда 1181 онкологик авыру билгесе ачыкланган, 289 очракта яман шеш булуы расланган. - Быел 2047,4 мең кешегә медицина тикшерүе үткәрү планлаштырылды. Ун айда 145 мең 848 кеше колачланды, бу еллык планның 71,3 проценты,-дип таныштырды Казан шәһәре буенча сәламәтлек...

Казанда диспансер медицина каравы дәвам итә. Киңкырлы профилактик тикшерү нәтиҗәсендә, быелның ун аенда 1181 онкологик авыру билгесе ачыкланган, 289 очракта яман шеш булуы расланган.

- Быел 2047,4 мең кешегә медицина тикшерүе үткәрү планлаштырылды. Ун айда 145 мең 848 кеше колачланды, бу еллык планның 71,3 проценты,-дип таныштырды Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Узган ел казанлыларның 94,4 проценты диспансер тикшерүе үткән. Илнур Хәлфиев әйтүенчә, 39 яшьтән 60 яшькә кадәрге - хезмәт яшендәгеләр тиешенчә колачланмый. Ун айда хезмәт яшендәге 81257 кешенең 57,1 проценты гына диспансер тикшерүе узган.
- Моның сәбәпләренең берсе - эре предприятиеләр, кече һәм урта предприятиеләр җитәкчеләре диспансер тикшерүе үтүгә теләктәшлек күрсәтмиләр. Күп кенә учреждениеләрнең җитәкчеләре ел саен оештырылучы медицина каравы узгач, тагын диспансер тикшерүенең хаҗәте юк, дип, саныйлар,- диде Илнур Хәлфиев.

Докладчы искәрткәнчә, әледән-әле медицина каравы узу белән диспансер тикшерүенең күләме бөтенләй аерыла. Диспансер тикшерүендә максатчан юнәлешләрнең берсе - онкологик авыруларны, ягъни сөт бизендәге, хатын-кызларның җенес органнарындагы, үпкәләрдәге, туры эчәктәге һәм башка органнардагы яман шеш төерләрен ачыклау.

- Узган ел йомгакларыннан күренгәнчә, ачыкланган барлык яман шешләрнең 71 проценты 1-2нче стадиядәге рак авыруы иде. Яман шеш никадәр алданрак ачыкланса, дәвалау һәм сәламәтләнү мөмкинлеге шулкадәр зуррак,- диде Илнур Хәлфиев.

Статистика күрсәткәнчә, казанлыларның 60 яшьтән өлкәнрәкләре диспансер тикшерүенә активрак кушыла. Ун айда өлкән яшьтәгеләрдән 48738 кешенең 78,8 проценты, ә 21-36 яшьлекләрнең 74 меңнән 61 меңе килгән.

Диспансер тикшерүендә катнашуның иң түбән күрсәткечләре: Вахитов районында - 51,9, Киров районында - 56,1 һәм Мәскәү районында 63,7 процент. Ун айда 74235 авыру очрагы теркәлгән, алдан куелган 16983 диагноз расланган. Теркәлгән авыруларның 38,5 проценты йөрәк-кан тамырлары, 12,8 проценты ашказаны-эчәк авырулары.

Илнур Хәлфиев аңлатканча, диспансер медицина тикшерүенә җәлеп ителүче гражданнарга хәбәр почта әрҗәсенә салына. Диспансер узучылар өстенлекләрдән файдалана, алар табибка чират көтми. Эш атнасында килә алмасаң, дәваханәдә шимбә көнне дә белгечләр эшли.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып, сәламәтлек кешенең төп байлыгы булуын әйтте.
- Казанлыларга хәбәр үзвакытында җиткерелсен. Диспансер тикшерүе узарга тиешлеләрнең мөмкин кадәр күбрәге колачлансын, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading