16+

Диспансерлаштыруны үтүчеләр тынычлап йоклый: аны шимбә дә узарга мөмкин

Казанда быел 204 мең 413 кешегә диспансерлаштыру, ягъни күмәк рәвештә бушлай медицина каравы аша уздыру планлаштырылган.

Диспансерлаштыруны үтүчеләр тынычлап йоклый: аны шимбә дә узарга мөмкин

Казанда быел 204 мең 413 кешегә диспансерлаштыру, ягъни күмәк рәвештә бушлай медицина каравы аша уздыру планлаштырылган.


- Бер төшем дә чәнчеми, дип, тынычланып йөрергә ярамый. Казанда медицина җиһазлары яхшы хәзер. Карават сатып алырга була, ләкин анда тынычлап йоклауны сатып алып булмый. Йорт сатып алырга мөмкин, ләкин шул йорт эченә бәхетне сатып алып булмый. Сәламәтлекне дә бернинди акчага да сатып ала алмыйсың,- диде мэр Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә. Ул казанлыларны һәм предприятиеләр җитәкчеләрен диспансерлаштыру чарасына җитди карарга чакырды.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләгәнчә, узган ел 173,5 мең казанлы медицина тикшерүе узган. Табиблар 74220 кешедә авыру барлыгын ачыклаган.

- Тикшерүләр нәтиҗәсендә 460 кешедә яман шеш авыруының беренче билгеләре ачыкланды. Яман шешне башлангычында дәваларга керешү сәламәтләнүгә мөмкинлекләрне арттыра. Атнаның эш көннәрендә чиратлар тудырмас өчен предприятиеләр коллективлары медицина каравына шимбә көннәрендә килсәләр яхшырак,- дип киңәш итте Илнур Хәлфиев.

Казанда быел 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1992 һәм 1995 елда туганнарга диспансерлаштыру үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading