16+

Дәүләт Думасы депутаты россиялеләргә Яңа елга 10 мең сум түләргә тәкъдим итте

Түләү коронавирустан китергән зыянны капларга ярдәм итәчәк.

Түләү коронавирустан китергән зыянны капларга ярдәм итәчәк.

"Справедливая Россия" лидеры Сергей Миронов Яңа елга аз керемле гаиләләргә 10 мең сум түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
- Коронавирус һәм икътисади кризис икътисадның барлык тармакларына һәм бөтен җәмгыятькә дә сукты. Һәрвакыттагыча иң мохтаҗларга, шул исәптән аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, пенсионерларга һәм инвалидларга кыенгарак туры килде. Аларның күбесе Яңа ел бәйрәмен үткәрә алмаячак. Шуңа бәйле рәвештә хөкүмәткә инвалид, ялгыз пенсионерлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр турында уйларга тәкъдим итәм, - диде Миронов.
Депутат сүзләренчә, мондый түләүләр үзизоляциядәге пенсионерларга аеруча да кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading