16+

Дәүләт Думасы мобилизацияләнгән россиялеләр өчен хезмәт гарантияләре турында төзәтмәләр кабул итте

Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән кешеләрнең эш урыннарын саклау турындагы төзәтмәне хуплады

Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән кешеләрнең эш урыннарын саклау турындагы төзәтмәне хуплады

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гражданнар өчен хезмәт гарантияләре турындагы закон проектын хуплады.

Демобилизациядән соң хезмәткәр шул ук оешмага һәм үз вазифасына кайта алачак.

Әйтик, хезмәт вакыты өчен хезмәт килешүе өзелми, ә туктатыла. Әгәр хезмәткәр демобилизациядән соң өч ай дәвамында эшкә чыкмаса, эш бирүче контрактны өзәргә хокуклы булачак.

Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең эшкә чыккан көнендә хезмәт килешүе яңартыла. Туган ягына кайтканнан соң, ул өч көне эчендә бу хакта эш урынына хәбәр итәргә тиеш.

Мобилизацияләнгән хезмәткәр хәрби хезмәт үтү чорында, эш бирүче аның урынына ашыгыч контракт буенча башка хезмәткәрне эшкә алырга хокуклы.

Килешүнең гамәлдә булуын туктатканчы, эш бирүче мобилизацияләнгән кешегә бөтен хезмәт хакын һәм алдагы эш чорына тиешле түләүләрне бирергә тиеш.
Эшкә кайтканнан соң алты ай эчендә мобилизацияләнгән эшче аның өчен уңайлы вакытта еллык түләүле ялга хокуклы.

Владимир Путин 21 сентябрьдә Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте. Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренә караганда, фронт линиясен һәм азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк бу чара. Өлешчә мобилизация кысаларында барлыгы 300 меңгә кадәр резервчы чакыру планлаштырыла.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading