16+

Дәүләт Думасы шәхси транспорт өчен техосмотрны гамәлдән чыгарды

Техосмотр узу бурычы автобуслар, такси һәм йөк транспорты өчен генә сакланачак.

Техосмотр узу бурычы автобуслар, такси һәм йөк транспорты өчен генә сакланачак.

Дәүләт Думасы икенче укылышта мәҗбүри техник карауны бетерү турындагы закон проектын кабул итте.
Закон проекты нигезендә, "физик затларга милек хокукында булган һәм алар тарафыннан бары тик шәхси максатларда гына файдаланыла торган җиңел автомобильләр һәм мототранспорт чаралары өчен техник тикшерүне мәҗбүри узуны гамәлдән чыгарырга" тәкъдим ителә.
Карар 50 миллион транспорт чараларына кагылачак.
Техосмотрны узу бурычы автобус, хезмәт максатларында кулланылучы такси һәм йөк транспорты өчен сакланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading